Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Казанлы блогер-сәяхәтче Никита Кузнецов Алматыга җәяү юл тотты

Танылган казанлы сәяхәтче Никита Кузнецов 9 майда яңа җәяүле маршрутын башлады. Бу юлы аның максаты – Казакъстанның Алматы шәһәре.

Юлның гомуми озынлыгы якынча өч мең километр тәшкил итәчәк, аның җилкәсендә 17 килограммлык рюкзак бар.

Йөрешнең беренче көннәре, блогер таныганча, җиңел булмаган. Беренче төнне салкыннар аркасында палаткада түгел, юл буендагы кунакханәдә йокларга туры килгән. Беренче көннән үк аякларда һәм җилкәләрдә арыганлык сизелә башлаган. Ике көндә Кузнецов 58 километр юл үткән.

Юл буенда сәяхәтчене җирле шоферлар таный: кайберләре туктап, уңыш теләп һәм бергәләп фотога төшәргә тәкъдим итә. Дуслары махсус юл буена аш-су белән килгәннәр.



Чыганак: Новый век

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев