Казанның “Ак Барс” командасы “Локомотив” ны үз бозында кабул итәчәк
Бүген «Ак Барс» командасы Гагарин Кубогы финалының өченче матчын Казанда «Локомотив» ка каршы уздырачак. Башлана-Мәскәү вакыты белән 19:00.
(15 май, “Апастово-информ”).
Старт уены кысаларында казанлылар кунакларда оттырган булса (1:3), икенче көрәштә исә реванш алдылар, ярославльлеләрне 5:1 исәбе белән тар-мар иттеләр. Хәзерге вакытта сериядә исәп тигез – 1-1. Финалга юл тотканда Әнвәр Гатиятулин егетләре "Трактор”ны (4-1), Минскиның “Динамо”сын (4:0) һәм “Металлург”ны (4-1) җиңде. Боб Хартли командасы «Спартак»ны (4:1), «Салават Юлаев»ны (4:0) һәм «Авангард»ны (4:3) җиңде. «Ак Барс» һәм «Локомотив» арасында финал сериясенең өченче һәм дүртенче бәйгеләре 15 һәм 17 майда Казанның «Татнефть-Арена»стадионында узачак.
Чыганак: “Татар-информ”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев