Кече Болгаер өлкәннәре китапханәдә узган “Картаямени соң йөрәк“ кичәсенә җыелды.
(4 октябрь, “Апастово-информ“).
Кичәдә өлкәннәр бер мизгелгә генә булса да яшьлекләренә кайттылар. Язучыларның әсәрләрендәге өлкәннәргә багышлап язылган эчтәлекле өзекләре белән таныштылар. Өлкәннәр күңелләрендәге шигырьләрне сөйләделәр. Бу хакта Кече Болгаер китапханәсе мөдире Гөлүсә Гайфуллина хәбәр итте.
“Өлкәннәр табышмакларга җавапларны да тиз таптылар. Матур әдәбиятка багышланган биремнәрне төгәл белделәр. Зирәк тә, тапкыр да, сизгер йөрәкле дә алар“, – ди китапханәче.
Соңыннан яшьлектәге матур җырларны яңгыраттылар. Вәгазьләр сөйләделәр, гыйбрәтле язмышлар турында фикер алыштылар.
Нет комментариев