Колгына авылы зиратына мәгълүмат тактасы куелды
Җәмгыять һәм без

Колгына авылы зиратына мәгълүмат тактасы куелды

Дәвеш авылы мәдәният йорты грант проектында җиңү яулаган иде.

(30 май, “Апастово-информ”).
Алар тарихи урыннар буенча “Дәвеш сукмагы” экскурсия маршруты грант проектын гамәлгә ашыру кысаларында төрле эшләр башкаралар.
Дәвеш авыл җирлегенең мәдәни-тарихи урыннары хакында стенд та ясап куйдылар. Соңгы көннәрдә авыл активы белән берлектә Колгына авылы зиратына элмә такта куйдылар. Әлеге эш тә Президент Мәдәни инициативалар Фондының грант конкурсында җиңгән акчага эшләнде. Мәгълүмат тактасы өлкәннәр белән берлектә куелды. Бу хакта мәдәният йорты мөдире Венера Вәлиуллина хәбәр итте.


Нет комментариев