Кызыл Тау җирлегендә "Чишмәләр көне" узды
Җәмгыять һәм без

Кызыл Тау җирлегендә "Чишмәләр көне" узды

Кызыл Тау авылының авыл җирлеге һәм мәдәният хезмәткәрләре бер көннәрен изге эшкә - чишмәләрне чистартуга багышладылар.

(13 июль, "Апастово-информ").


Алар Кызыл Тау һәм Көлкәш авылларында өмә оештырдылар. Көлкәш авылында Рәкыйп чишмәсе, Ташлы кизләү, Кызыл Тауда Рөстәм чишмәсе алар ярдәме белән яңарды, матурланды, чистарды.
"Чистарттык, буядык, тирә-юнен пөхтәләдек", - ди авыл җирлеге сәркатибе Алсу Гыймранова.


Нет комментариев