Лилия апа Камалиева – мәдәният йорты мөдире. Әлеге эшкә килүенә 22 ел вакыт узган.
(17 июль, “Апастово-информ“).
Авыл халкын мәдәнияткә, сәнгатькә тарту, төрле чаралар оештыру аңа йөкләнгән. Сәхнәгә гашыйк авылдашлары белән уртак тел табып, берсеннән-берсе күңелле чаралар оештыруы турындагы хәбәрләре дә еш ишетелә.
Лилия апа буш вакытларында кул эшләренә алына. Алмазлы мозаика тезү эшен яратып башкара ул. Чиккән картиналары белән мәдәният йортының диварларын бизи, аларны күргәзмәләргә куя. Соңгы вакытта калфаклар чигү эшенә өйрәнгән.

“Сәхнәгә чыкканда киемгә туры килгән калфак гел кирәк. Быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булгач, кичәләр дә милли рухта оештырыла. Калфак тегү серләренә авылдашым Рания Нәбиуллина өйрәтә. Бу шөгыль үземә бик ошый. Әле менә энҗе-мәрҗәннәрен, челтәрләрен җыеп кайттым“, - ди ул.
Лилия апа чәчәкләр үстерергә ярата. Алар белән бакчасын гына түгел, мәдәният йортының тирә-юнен дә матурлый. Аңа һәр эштә тормыш иптәше Рамил абый ярдәмче, терәк һәм киңәшче булып тора.

Нет комментариев