Әлмәндәр янгын сүндерү депосында уяу егетләр эшли
Җәмгыять һәм без

Әлмәндәр янгын сүндерү депосында уяу егетләр эшли

Әлмәндәр янгын сүндерү депосы коллективы да 30 апрельдә һөнәри бәйрәмен каршылый.

(30 апрель, “Апастово-информ”).
Егетләр һәрчак халык янәшәсендә. Бәла-казалардан кисәтү, килеп чыккан бәхетсезлекләрне вакытында йөгәнләү аларга йөкләнгән. Янгын сүндерүчеләрдән һәрчак уяулык таләп ителә.
“Егетләр барыбызның да көннәре, төннәре тыныч, хәвеф-хәтәрсез узсын өчен көч куя. Алар очрашуларга да еш килә. Өлкән буын, яшьләр арасында әңгәмәләр уздыра. Эшләре җаваплы”, - ди Борнаш музее җитәкчесе Искәндәр Минһаҗев.


Нет комментариев