19 июльдә Балтачта танылган рэпер Альберт Нурминский уздырган «Урман Балтач» фестиваленең сәхнә артында «Интертат» хәбәрчесе җырчы Марат Яруллин белән сөйләшеп алды.
– Әле күптән түгел генә «Җәйге альбом»ыгыз чыкты, тыңлаучылар аны ничек кабул итте?
– Тыңлаучылардан яхшы кайтавазлар килә. Яңа җырларымны төрле-төрле машиналарда тыңлауларын ишеттем. Әле альбомым чыкканга бик күп вакыт үтмәде бит. Бу сорауга төгәл җавапны ярты айдан биреп булыр, дип уйлыйм.
– Бу альбомдагы 9 җырның кайсысын тыңлаучылар җылырак кабул итте?
– Иң күбе «Үтә китә язлар», «Шомырт, сирень, алмагач...» һәм «Авылга» җырларын тыңлыйлар.
– Сез хәзер дә яңа җырлар иҗат итәсезме?
– Әйе, туктап торган да юк.
– Рус телендә дә җырлар чыгарырга исәбегез юкмы?
– Тыңлаучыларым арасында рус милләтеннән булган кешеләр дә бар. Яныма килеп: «Иҗатыгызны, җырларыгызны яратам, тыңлыйм, әмма берни аңламыйм», – диючеләр булгалый. Әлегә «рус телендә җырлар чыгарырга» дигән максатым юк, белеп булмый, бәлки, киләчәктә моңа да вакыт җитәр.
– Репертуарыгызда кайсы темага кагылышлы җырларны күбрәк тыңлыйлар?
– Әлбәттә, мәхәббәт темасына кагылышлы җырларны. Мәхәббәт темасы бит ул – мәңгелек, чөнки ул – безнең тормышыбыздагы иң зур хис. Якын кешеңә, гаиләңә, эшеңә карата мәхәббәт...
– Сезнең мәхәббәт белән ничек соң? Яраткан кешегез бармы?
– Мәхәббәт белән барысы да әйбәт минем. Йөргән кызым бар иде, хәзер юк, аерылыштык.
– Йөргән кызыгыз Ильмира Нәгыймова идеме?
– Әйе инде, тагын кем булсын.
– Булачак тормыш иптәшегез нинди булырга тиеш?
– Миңа матур, акыллы, мине, һөнәремне аңлый белә торган кеше кирәк. Миңа хәзер 20 яшь түгел, миңа 32. Минем иҗатым, гастрольләрем бар. Беренчедән, хатын-кыз шундый әйберләрне аңлый белергә тиеш.
– Җырчы хатын-кызга өйләнер идегезме?
– Өйләнергә була, аның бит ахыры нәрсә белән беткәнен белеп булмый. Бер гаиләдә ике иҗат кешесе була ала, әлбәттә, тик, миңа калса, аларга җиңел булмаячак. Бер яктан, бер-береңне аңлау да бар инде. Тик мин үзем гастрольләрдән кайтканда, мине өемдә хатыным һәм балаларым көтүен теләр идем. Кайнар аш ашап, балаларны карап, өйдәге җылыны тоеп яшисе килә.
– Ә сез көнче кешеме?
– Адекват көнләшүем бар. Яраткач, көнләшмичә дә булмый. Тик мин сәбәпсез көнләшә торган кеше түгел.
Фото:© «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Нет комментариев