Мәскәүгә якынлашкан җиде пилотсыз очкыч һава һөҗүменнән саклану системалары тарафыннан юк ителгән. Бу хакта Мәскәү мэры Сергей Собянин хәбәр иткән.
Аның мәгълүматларына караганда, дроннар башкалага таба очкан булган. Һава һөҗүмен кире кагу нәтиҗәсендә юк ителгән очкычларның җимерекләре төшкән урыннарда ашыгыч хезмәтләр белгечләре эш алып бара. Зыян күрүчеләр һәм китерелгән зыян турында әлегә өстәмә мәгълүмат бирелмәгән.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев