Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Ни өчен кер машинасы киемнәрне чистартмый? – Хуҗабикәләрнең төп хатасы

Күп хуҗабикәләр порошокны кер машинасының тартмаларына дөрес салмый икән. Бу турыда киңәшләр сайтында язалар.

  «Керләрне саласың, порошокны беренче күренгән бүлеккә сибәсең, аннары аптырап каласың – ни өчен сөекле футболкаңдагы таплар һаман да урынында? Кыйммәтле порошок саласың, ә таплар кала. Кат-кат юсаң да – нәтиҗә ноль. Яңа машина – ә киемнәр тузган кебек чыга» – шундый хәл танышмы?

Таныш булса, кер машинасында порошоклар сала торган тартмадагы билгеләргә игътибар иттегез.

  • «I» – бары тик алдан юуу өчен (мәсәлән, дачадан соң пычранган джинсылар).
  • «II» – көндәлек төп юуу өчен.
  • Чәчәк рәсеме – кондиционер өчен генә.

Иң мөһим сер: гадәти юган чакта порошокны беренче бүлеккә генә салсагыз, машина аны бушка гына юып төшерәчәк. Төп юуу этабы бары тик икенче бүлектән башлана.

Шуны истә тотыгыз:

  • Көндәлек юуу өчен – бары тик II бүлек.
  • Порошокны ике бүлеккә дә салу (I+II) – бик пычрак керләр өчен генә.
  • Гельләр – бары тик II бүлеккә, югыйсә алар вакытыннан алда юылып бетә.
  • Кондиционер – бары тик «чәчәкле» бүлеккә, югыйсә нәтиҗәсе булмаячак.

Кызык факт: статистика күрсәткәнчә, хуҗабикәләрнең 60 проценты шушы ук хатаны ясый!

Чыганак:https://intertat.tatar/news/ni-ocen-ker-masinasy-kiemnarne-cistartmyi-xuabikalarnen-top-xatasy-5873737

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/woman-taking-clothes-from-washing-machine_18845016.htm#fromView=search&page=1&position=10&uuid=60ff801a-55af-4f36-be78-95bd7c584cd8&query

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев