Олы Болгаерда Сабан туена бүләк җыйдылар
Җәмгыять һәм без

Олы Болгаерда Сабан туена бүләк җыйдылар

Җыр-моңга гашыйк Олы Болгаер халкы милли йолаларны яңартып Сабан туена бүләк җыйды.

(7 июнь, “Апастово-информ”). 
Алар атлар бизәп авыл урамнарын әйләнде. Гамун моңына җырлаштылар да, бүләк бирүчеләрне биетеп тә алдылар. Күңелле, бәйрәмчә кич булды бу. 
Рушания апа Гарифуллина ат чабышында катнашучыга сөлге дә чиккән. Армиягә китүче егетләргә чиккән кульяулыклар бүләк итте. Менә шундый уңган, олы йөрәкле, юмарт халык яши биредә. 
“Һәр йортта бүләк әзерләп көтеп тордылар. Олылар яшьлекләрен искә алды”, - ди клуб мөдире Рания Вәлиева.

#яшәавылымминем


Нет комментариев