Җәмгыять һәм без

Пенсионерларга эшсезлек буенча пособие кайчан түләнә?

Татарстанда картлык буенча пенсия алучылар, кагыйдә буларак, рәсми рәвештә эшсез дип таныла алмый һәм эшсезлек буенча пособие ала алмый.

  Әмма штат кыскартылу яки оешма ябылу сәбәпле эштән азат ителгән пенсионерларга аерым тәртип гамәлдә. Моның өчен эштән киткәннән соң 14 көн эчендә мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.  

Бу очракта соңгы эш урынындагы уртача хезмәт хакы күләмендә түләү өч ай дәвамында бирелергә мөмкин.

Чыганак “Татар-информ”.

 

 


Нет комментариев