Почтада пенсия алу өчен паспорт урынына «Макс» QR-коды җитәргә мөмкин
Җәмгыять һәм без

Почтада пенсия алу өчен паспорт урынына «Макс» QR-коды җитәргә мөмкин

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы почта бүлекчәләрендә пенсия алганда «Макс» цифрлы таныклыгын паспорт белән бер дәрәҗәдә кулланырга рөхсәт итүне тәкъдим итте.

  Тиешле карар проекты җәмәгать фикер алышуына куелган. Бу турыда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

  Бүгенге көндә «Макс» цифрлы таныклыгын паспорт урынына, мәсәлән, кайбер категориядәге товарларны сатып алу хокукын раслау яки музейга ташламалы шартларда керү өчен кулланырга мөмкин. Хәзер әлеге исемлеккә федераль почта элемтәсе оешмалары аша пенсия алу мөмкинлеген өстәү тәкъдим ителә.

  Пенсияне банк счетына күчерергә, «Россия почтасы» кассасында алырга яки почтальон аша өйгә алдырырга мөмкин. Соңгы ике очракта шәхесне раслаучы документ итеп паспорт күрсәтергә кирәк. «Макс» цифрлы таныклыгын паспорт урынына кулланырга мөмкин булган очраклар исемлеге тулылангач, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы яңа очракны исәпкә алып, пенсия түләү кагыйдәләрен дә яңартачак.


Нет комментариев