Балаларның җәйге ялын файдалы һәм максатчан уздыру көнүзәк мәсьәлә булып тора.
(3 июнь, "Апастово-информ").
Бүгенге көндә районда барлыгы 10 мәктәп яны лагере эшли. Биредә 350 бала йөри. 14 яшьтән узган 150 бала җәйге ялларын ял һәм хезмәт лагерьларында файдалы итеп үткәрә. 100 бала “Зөя“ ял һәм сәламәтләндерү Үзәгендә беренче сменада ял итә. Балаларның һәр көне мавыктыргыч, истә калырлык итеп уза. Алар өчен төрле спорт чаралары, концертлар, дискотекалар, хәрби күнекмәләр оештырыла.
"Лагерьларда оештырылучы чаралар сәламәт яшәү рәвеше алып баруга, патриотик, экологик, рухи-әхлакый үзаңны үстерүгә юнәлдерелгән. Хезмәт һәм ял лагерьларына йөрүче балалар һәр көннәрен файдалы итеп уздыра. Укучылар мәктәп бакчасында эшли, мәктәп янындагы чәчәклекләрне тәртипкә китерә", - дип хәбәр итте "Сәләт" балалар иҗаты Үзәге җитәкчесе Альбина Хатыйпова.
Нет комментариев