Районның ЗАГС бүлегендә яшь гаилә теркәлде
Җәмгыять һәм без

Районның ЗАГС бүлегендә яшь гаилә теркәлде

Тәтеш районы Алабирде егете Илсаф Садриев тиң яры Лилия Хәйруллина белән парлы гаилә юлына аяк басты.

(10 ноябрь, “Апастово-информ“).


“Яшьләр туганнары, якыннары янәшәсендә пар балдаклар алмашып, парлы тормышның таныклыгын да алды. Аларга изге теләкләр юлланды“, – ди ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина.

Садриевлар гаиләсен тәбрик итеп, гомерлек мәхәббәт, саф сөю телибез.

Тулып торсын бәхет чишмәсе,
Ташып торсын бәхет чиләге.
Озын гомер, саф мәхәббәт –
Барыбызның сезгә теләге.


Нет комментариев