Клиент бер банкның банкоматы аша акча кертеп, аны башка банктагы үз счетына күчерә алачак. Банклар мондый хезмәткә тоташыргамы-юкмы икәнен үзләре хәл итәчәк.
Россиялеләр 1 октябрьдән Тиз түләүләр системасы (СБП) кулланып, башка банкларның банкоматлары аша банк счетына налич акча кертә алачак. Бу хакта Россия Банкы хәбәр итте.
Бер операциянең күләме 25 мең сум белән чикләнәчәк. Тәүлек эчендә 50 мең сумнан, ә ай эчендә 200 мең сумнан артык кертергә мөмкин булмаячак.
Хәзерге вакытта банк счетын налич акча белән үз банкының яки аның партнерларының банкоматлары аша тулыландырырга мөмкин.
Нет комментариев