“Салават күпере” балалары акыллы һәм сәламәт булып үсәргә сүз бирә
Җәмгыять һәм без

“Салават күпере” балалары акыллы һәм сәламәт булып үсәргә сүз бирә

Бакчада “Синең сайлау” оператив-профилактик операциясе кысаларында файдалы чара узды.

(20 апрель, “Апастово-информ”). 
“Салават күпере” бакчасында тәрбиячеләр Ләйсән Макарова һәм Гөлназ Вәлиуллина җитәкчелегендәге кече яшьтәге һәм урта төркемгә йөрүче балалар өчен тәрбияви чара оештырылды. Анда шулай ук балигъ булмаган балалар белән эшләү буенча инспекторлар Рания Сибгатуллина һәм Гөлира Шигабеева да катнашты. Алар балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, тәртип турында әңгәмә алып бардылар. Соңыннан балалар “Дядя Степа” мультфильмын карадылар. 
“Әти-әниләрегезне, тәрбиячеләрегезне тыңлагыз, акыллы һәм сәламәт булып үсегез”, - диделәр инспекторлар.


Нет комментариев