Табар Черкене сайлау участогында бәйрәм рухы
Җәмгыять һәм без

Табар Черкене сайлау участогында бәйрәм рухы

Табар Черкене сайлау участогында эшләүчеләр үзләренә бердәм кием сайлаган. Алар Татарстан флагы төсләреннән киенгән.

(14 сентябрь, “Апастово-информ).
Сайлаучыларны әнә шулай балкып каршы алалар бүген. Урамнан ук җыр-моң яңгырый, тәмле коймак исе таралган.
Сайлаучылар да активлык күрсәтә. Олысы-кечесе иртәдән үк сайлау участогына килә, киләчәгебез өчен тавыш бирә.
“Татарстан Рәисенә тавыш бирәбез. Шуңа күрә дә, милли рух бүләк итәргә булдык”, - диләр комиссия әгъзалары.


Нет комментариев