Тамбов өлкәсенең Котовск шәһәрендә БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә Wildberries складында янгын чыкты, дип хәбәр итте өлкә губернаторы Евгений Первышов.
«Украина БПЛАлары һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Wildberries логистик үзәгендә янгын чыкты. Яну мәйданы – 100 000 кв. метрдан артык», – дип язды ул социаль челтәрләрдә.
Шартлау дулкыныннан баш мие селкенү алган бер кеше бар. Барлык хезмәткәрләрне эвакуацияләделәр.
Барлыгы төн буенча өлкә өстеннән 16 БПЛА бәреп төшерелгән. Складтан тыш, бәреп төшкән очкычсыз аппараттан соң СНТларның берсендәге йорт та янган.
Нет комментариев