Татарстан хакимияте һәлак булганнарның туганнарына һәм ракета һәм пилотсыз очкычлар бәрелүеннән зыян күрүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләргә ниятли.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карары проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза. Әлеге документ буенча ракета һәм дрон һөҗүмнәреннән һәлак булганнарның туганнарына бер тапкыр түләү һәр һәлак булучыга 2 млн сум тәшкил итә.
Сәламәтлегенә авыр яки уртача зыян күргән гражданин 600 мең сум, сәламәтлегенә җиңел зыян күргән – 300 мең сум күләмендә түләүгә исәп тотарга хокуклы булачак. Беренчел ихтыяҗ мөлкәтен өлешчә югалткан гражданнарга – 78 375 сум, ә аны тулысынча югалткан гражданнарга 156 750 сум түләнәчәк.
Чыганак: “Татар-информ”.
Нет комментариев