Җәмгыять һәм без

Татарстанда 13 ел эчендә үзара салым программасы буенча 3,4 млрд сум җыелган

Татарстанда 2013 елдан бирле гамәлдә булган гражданнарның үзара салым җыю системасы кысаларында 13 ел эчендә, 2025 елны кертеп, 3,4 млрд сум җыярга мөмкинлек булды.

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында ТР муниципаль берәмлекләр Советы башкарма секретаре урынбасары Аркадий Семенычев сөйләде, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.

Шул ук вакытта 2013 елдан 2026 елга кадәр республика бюджетыннан 12,9 млрд сум бүлеп бирелгән. Үзара салым җыю системасы һәр җыелган сумга ТР бюджетыннан тагын дүрт сум бүлеп бирелүен күздә тота. Быелгы, 2026 елга 2025 елның октябрь – декабрь айларында 872 торак пунктта 2597 гражданнар җыены үткәрелгән. Хәзерге вакытта киләсе, 2027 елга үзара салым җыю буенча гражданнар җыеннары үткәрелә, диде докладчы.

Аркадий Семенычев бәяләвенчә, үзара салым җыю программасы гамәлдә булган 14 ел эчендә авыл зиратларын тиешле хәлгә китерү, авыл торак пунктларының урам-юл челтәрләрен, су белән тәэмин итүне һәм яктыртуны яхшырту, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү мөмкинлекләре булды.

«Авыл халкы бу программада үз акчалары белән актив катнаша һәм үзара салым программасының дәвам итүенә өметләнә», – дип билгеләп үтте шул уңайдан ТР муниципаль берәмлекләр Советы вәкиле.


Нет комментариев