Пәнҗешәмбе, 27 августта, республикада үзгәрүчән болытлылык, кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгырлар фаразлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.
Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш җил, 7–12 м/с, көндез кайбер урыннарда исү тизлеге 14 м/с кадәр. Төнлә температура +9..+14 градус тәшкил итте, көндез һава +15..+20 кадәр җылыначак.
Казанда үзгәрүчән болытлылык, кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр көтелә. Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш җил, 7–12 м/с, исү тизлеге 14 м/с кадәр. Көндез башкалада – +17..+19 градус.
Нет комментариев