Җәмгыять һәм без

Татарстанда 29 яшьлек ир-ат наркотиклар саклаган өчен 11 елга төрмәгә хөкем ителгән

“Татарстанда яшәүче 29 яшьлек ир-ат наркотик матдәләрне законсыз саклауда гаепле дип табылган. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр итә”, - дип яза “Татар-информ”.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, 2026нчы елның июнендә ир-ат Антальяга очу өчен Казан аэропортына килә. Таможня тикшерүе вакытында аның чалбар кесәләрендә һәм рюкзагында 3,59 граммнан артык мефедрон табыла.

Моннан тыш, хокук саклау органнары хезмәткәрләре аның Казандагы фатирында тентү үткәргәндә 7,14 грамм кокаин ачыклый. Лаеш районы суды карары белән 29 яшьлек ир-ат 11 елга катгый режимлы төзәтү колониясенә хөкем ителгән.

 

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев