Җәмгыять һәм без

Татарстанда ноябрьдә өч көнлек эш атнасы булачак

Ноябрь башында Татарстан халкын 2026нчы елның иң кыска эш атнасы көтә. Биш көнлек эш графигында эшләүчеләр 2, 3 һәм 5 ноябрьдә генә эшләячәк.

  4нче ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне, ә 6нчы ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шуңа күрә 3нче һәм 5нче ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.  

  7нче һәм 8нче ноябрьдә республика халкын чираттагы ял көннәре көтә. Шулай итеп, ноябрьнең беренче атнасында биш эш көне урынына өч көн генә эшләргә туры киләчәк.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев