Татарстанда онлайн-алдаулардан зыян 300 млн сумга кимеде
Татарстанда онлайн-җинаятьләрдән зыян 300 млн сумга якын кимегән.
Онлайн-алдаулардан килгән зыян 300 миллион сумга чамалы кимеде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында ТР Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьләргә каршы көрәш идарәсе аеруча мөһим эшләр буенча вәкиле Радис Юсупов сөйләде.
«Быел мошенниклар Татарстан халкыннан 1,7 миллиард сум акча урлады. Бу узган елның биш ае белән чагыштырганда 275 миллион сумга азрак – ул чорда 2,1 миллиард сум урланган иде. Барлыгы быел 5557 очракта ерактан акча урлау теркәлгән – бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 21% ка кимерәк», – дип сөйләде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев