Узган атнда бездә булган гарасат бүген Теләче районында кабатланган Бу районда иң зур зыянны Иске Җөри авылы күргән. - Бу хәлне үз күзең белән күрергә кирәк иде, - дип хәбәр иткәннәр Иске Җөри авылыннан Intertat.ru хәбәбәрчесенә. - Көчле җил чыкты, яшен, яңгыр, ком өермәсе... Урамга чыга торган да түгел иде....
Узган атнда бездә булган гарасат бүген Теләче районында кабатланган
Бу районда иң зур зыянны Иске Җөри авылы күргән.
- Бу хәлне үз күзең белән күрергә кирәк иде, - дип хәбәр иткәннәр Иске Җөри авылыннан Intertat.ru хәбәбәрчесенә. - Көчле җил чыкты, яшен, яңгыр, ком өермәсе... Урамга чыга торган да түгел иде.
Күп кенә хуҗалыкта җиләк-җимеш агачлары, яшелчәләр зыян күргән, авылда агачлар ауган, электр энергиясе өзелгән. Ә иң зур зыян күргән бер хуҗалыкка хәзер авыл белән өмә ясамыйча булышмыйча да булмас, диләр Иске Җөридә. Аларның йорт һәм абзар түбәләрен кыегы белән урам уртасына ук кубарып ташлаган, - ди хәбәр итә intertat.ru.
Чыганак:http://intertat.ru
Фото:http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru
Нет комментариев