Туган җир туфрагы уңышка илтә
Җәмгыять һәм без

Туган җир туфрагы уңышка илтә

Халык мәнфәгатен кайгыртып, рәхмәтен ишетеп яшәүче җитәкче ул Борнаш авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Каратун станциясендә яшәүче Ибраһимов Таһир Кәбир улы.

Әтисе Кәбир Вәлид улы юлын дәвам итә, нәселдән килгән сәләт, тырышлык, гаделлек һәм фидакарьлекне кыйбласы итеп яши. Туп-туры үз юлыннан барып, максатларына төгәл ирешүче мәртәбәле шәхес хезмәт юлындагы тәүге адымнарны туган авылы кырларында ясаган. Җир фәне, авыл тормышы турындагы беренче дәресләрне, үрнәкне әтисеннән алган. Ленин исемендәге колхозда тракторчы, агроном булып эшләп ышаныч яулаган, авылдашлары фатыйхасы белән югары дәрәҗәләргә күтәрелгән. Яшь белгечнең әтисеннән калышмавын җитәкчеләр тиз сизеп ала. 1976 елда аны “Победа“ колхозына баш агроном итеп билгелиләр. Аннан инде җитәкче урыннарга күтәрелә. “Восход“, “Заря“, “Татарстан“ колхозларында рәис булып эшли. Бу елларда тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсен тагын да арттыра. Кайсы авыл халкы белән эшләсә дә, хезмәткәрләргә зур ышаныч һәм хөрмәтен кызганмый. Үзе таләп иткән хезмәт һәм тырышлыкны ихтирам, игътибар һәм ярдәм белән кайтара. Чын хезмәт кешесеннән берни дә кызганмый.
1994 елда Таһир Ибраһимов “Свердлов“ совхозы базасында оешкан “Дуслык“ авыл хуҗалыгы кооперативын җитәкли башлый. 2003 елда “Ибраһимов һәм К“ крестьян-фермерлык хуҗалыгын оештыра. Бүгенге көндә ул “Ибраһимов һәм К“ хуҗалыгы җитәкчесе. “Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре“ исеменә, “Халык мәгарифе отличнигы“ күкрәк билгесенә һәм республика дәрәҗәсендәге күп санлы Рәхмәт хатларына, Мактау кәгазьләренә ия.
Таһир Ибраһимов янәшәсендә эшләгән, гомер иткән халыкны чын мәгънәсендә бәхетле һәм кайгырту тоеп яши дип әйтеп була. Һәр хезмәт кешесенә игътибарлы, уңайлы, мул тормыш шартлары тудыру яклы җитәкче ул. Авыл тормышы, халык көнкүрешенә саллы өлешен кертә.
Таһир Кәбир улының яшь буынга, хезмәт баскычлары буйлап күтәрелүче җитәкчеләргә әйтер сүзе, җиткерер тәҗрибәсе бар. Аның ярдәмен тоеп эшлибез, киңәшләренә таянабыз.
Мөхтәрәм җитәкче Ибраһимов Таһир Кәбирович 10 октябрьдә олы юбилеен каршылый.
Хөрмәтле Таһир Кәбирович, сезне чын күңелдән олы юбилеегыз белән кайнар котлыйбыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт әйтеп, олы ихтирамыбызны җиткерәбез. Килер көннәрдә дә хезмәт ялкыны белән дөрләп, уңышларга ирешеп яшәргә язсын. Саулык-сәламәтлек, гаилә тигезлеге, бәхет-шатлыклар, үзегез кебек тырыш һәм булдыклы балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә.
Олы хөрмәт һәм ихтирам белән - Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы,
Радик Гыйсмәтов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе.


Нет комментариев