Тутайда Сара Садыйкова музее оешуга 30 ел тулды
Җәмгыять һәм без

Тутайда Сара Садыйкова музее оешуга 30 ел тулды

Бу уңайдан истәлекле бәйрәм кичәсе оештырылды.

(11 июнь, "Апастово-информ").


Кичәгә данлыклы композиторның тарафдарлары, иҗатташ дуслары, якташлары җыелды. Сара апа Садыйкованың кызы Әльфия апа Айдарская әнисе турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Аңа Сара апаның якыннары, иҗатташлары кушылды.
Сара апа Садыйкова татар музыка, театр һәм профессиональ вокал башкару сәнгате үсешенә гаять зур өлеш керткән шәхес. Апаслылар күңелендә дә ул моңлы сандугач сыман яши. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова якташларның Сара апа Садыйкова белән чиксез горурлануы хакында белдерде. Ул мәшһүр композиторның иҗатын мәңгеләштерүчеләргә ихлас рәхмәтләрен ирештерде.
Кичәдә Сара апаның моңлы җырлары яңгырады. Аларны композитор белән якыннан таныш булган танылган җырчылар башкарды. Кичәгә махсус кунак буларак кайткан якташыбыз Дәүләт Думасы депутаты, "Апас" якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев иң изге теләкләрен җиткерде. Әлфия апа Айдарская олы хөрмәтен белдереп, Рәхмәт хаты белән бүләкләде.  Шулай ук моң иясе Рөстәм Асаевка да Дәүләт Думасының Рәхмәт хатын тапшырды.

#яшәавылымминем


Нет комментариев