9 декабрь – Ватан Геройлары көне уңаеннан Хезмәт даны орденнарының тулы кавалеры Василий Аверьяновка бүләкләр тапшырылды.
(9 декабрь, “Апастово-информ”).
Илебез өчен зур эшләр башкарган якташыбыз янында район башлыгы Айрат Җиһаншин булды. Ул ветеранны Ватан Геройлары көне белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде, хәлләрен сорашты.
Василий Аверьянов тиздән 86 яшьлеген каршылый. Олы яшьтә булса да, үзен әйбәт хис итә ул. Бер кызы һәм улы янәшәсендә. Хуҗалыгында кәҗә, сарыклар, тавыклар да асрый. Тормышка сөенеп, булганына шөкер итеп яши белә.
Нет комментариев