«Замандаш» төркеме кыр хезмәтчәннәрен ял иттерә
Җәмгыять һәм без

«Замандаш» төркеме кыр хезмәтчәннәрен ял иттерә

Районда урып-җыю эшләре дәвам итә.

(1 август, "Апастово-информ").


"Кырларда күңелле дә мәшәкатьле дә вакыт. Җырдагыча, күкрәп уңган иген кырларын күрү күңелле. Игенчегә хөрмәт күрсәтү йозеннан, бүген - 1 август көнне Апас мәдәният йорты каршында эшләп килгән "Замандаш" агитбригадасы төркеме кырларыбыздагы игенчеләргә төшке ял вакытында концерт тәкъдим иттеләр. Үзешчәннәребезнең дәртле җырлары игенчеләрне югары уңышка рухландырсын', дип хәбәр итте район мәдәният йорты хезмәткәре Рамилә Вавилова.

#яшәавылым


Нет комментариев