“Үзебез чәчәбез дә, җыябыз да ”
Җәмгыять һәм без

“Үзебез чәчәбез дә, җыябыз да ”

Апас районы Зур Күккүз авылында яшәүче Фәнис һәм Тәскирә Зәйнетдиновлар эштән куркып кала, ялкаулана белә торган түгел. Ихата тутырып терлек асрыйлар, җирнең тәмен, техниканың көен беләләр.

(12 июль, “Апастово-информ”).

Ир белән хатынның бер-берсенә булган хөрмәте дә чиксез.
-Бер-беребез белән яшьтән танышып тормыш кордык. Беренче мәхәббәтебезне саклый алдык. Ике ел армия сафларыннан көтеп алдым. Аллага шөкер, аңлашып 42 ел гомер итәбез. Гади генә тормышыбызның кадерен белеп яшибез, - ди Тәскирә апа.

Фәнис абый белән Тәскирә апа озак еллар фермада хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан. Хәзер терлекләр асрап көн күрәләр. Үзләренең пай җирләрендә иген, үлән үстерәләр. Шәхси техникаларын булдырганнар.

-2008 елдан бирле терлекләр асрыйбыз. 10 баш савым сыерыбыз, үгезләребез бар. Дәүләт ярдәмен дә тойдык. Сыерларны аппарат белән савабыз. Сарайларыбызны да төзекләндердек. Үзебез чәчәбез дә, җыябыз да. Балалар эшли, - ди алар.

Зәйнетдиновларның эш көннәре иртәнге сәгать 4тә башлана. Нинди хезмәткә тотынсалар да бергәләп эшлиләр.

-Иртән торып чыгабыз, сөйләшә-сөйләшә малларны карыйбыз. Чиста-пөхтә тотарга тырышабыз. Авыл җирендә яшәгәч терлеге дә кирәк, эшсез дә торып булмый, - ди Фәнис абый. 


Нет комментариев