Зур Күккүз кич дәвамында бәйрәм итте
Җәмгыять һәм без

Зур Күккүз кич дәвамында бәйрәм итте

Зур Күккүз мәдәният йорты каршында "Уятыйк авылым кичләрен" бәйрәм концерты булды.

(31 июль, “Апастово-информ”).


Мәдәният хезмәткәрләре оештырган чарага бар авыл кушылды. Гармунчылар һәм җырчыларга кушылып биеделәр, җырладылар.
“Кичкә кадәр җыр-моңнар тынмады. Авылдашлар да актив булды. Өлкән апалар яшьлекләрен искә алды, үзләре яшь чактагы җырларны, уеннарны искә төшерде”, - ди мәдәният йорты мөдире Шаһидә Гыйззәтуллина.
Гармунлы кичке авыл бәйрәмнәре җирлекләрдә дәвам итә.


Нет комментариев