Татарстанда дүшәмбе көнне үзгәрүчән болытлы һава көтелә. Әһәмиятле явым-төшемнәр фаразланмый. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Һаваның минималь температурасы төнлә – +2...+7 градус, көнбатышта +12 градуска кадәр. Һаваның максималь температурасы көндез – +18...+23.
Казанда көндез үзгәрүчән болытлы, әһәмиятле явым-төшемнәрсез. Иртән аерым районнарда томан булуы мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан 3–8 м/с. Һаваның максималь температурасы көндез – +19...+21.
Нет комментариев