Һава торышы

Татарстанда юеш кар һәм яңгыр явуын дәвам итәчәк, җил 14 м/с кадәр көчәячәк

Бүген, 12 ноябрьдә, Татарстанда дымлы һәм тотрыксыз һава торышы сакланачак, температура фоны бераз түбәнәячәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Республика өстендә күк болытлы булып калачак. Төнлә һәм көндез аз күләмдә явым-төшемнәр юеш кар һәм яңгыр рәвешендә урыны белән дәвам итәчәк.

Көньяк-көнбатыш җил 6 дан 11 м/с тизлектә көньяк-көнчыгышка таба юнәлешен үзгәртәчәк. Көндезге вакытта 14 м/с кадәр көчәячәк (ләкин ТР башкаласында түгел). Кайбер урыннарда юлларда төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә бозлавык барлыкка киләчәк.

 


Нет комментариев