Һава торышы

Татарстанда температура күрсәткечләренең бераз түбәнәюе көтелә

Бүген, 25 сентябрьдә, Татарстанда элек антициклон йогынтысында урнашкан аномаль җылы һәм күбесенчә коры һава торышы сакланачак, әмма температура күрсәткечләре бераз түбәнәячәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Республика өстендәге күктә, элеккечә үк, үзгәрешле болытлылык көтелә. Мөһим явым-төшемнәр фаразланмый.

Көндезге сәгатьләрдә көнчыгыштан 5–10 м/с тизлектә искән җил урыны белән 13 м/с кадәр көчәячәк.

Чагыштырмача җылы төннән соң (6–11 градус, ә төбәкнең көнбатышында – 15 градуска кадәр җылы), Татарстанда көндез һава +20, +25 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында термометр баганалары +22, +24 градуска күтәреләчәк).


Нет комментариев