Әле дә ярый дуслар бар...
Апаста яшәүче Ленар Әхмәтов махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якын дустына “Урал” мотоциклын җибәрде.
-Егетләр фронтта техникаларның кирәкле булуын еш әйтәләр. Техника ярдәмендә алар бер позициядән икенчесенә күчәләр, кайбер очракларда йөк тә ташыйлар. Моңа кадәр хәрбиләргә Днепр мотоциклын җибәргән идем. Бу юлы дустым Марсельгә “Урал”ны озаттым, - ди Ленар үзе.
Техникаларны ул үзе махсус сатып ала. Аларга яңа сулыш өрә, кабат сүтә, җыя, тулысынча төзәтеп, яңартып куя.
-Әлеге мотоциклларны ышанычлы, ныклы дип саныйм. Алар бит совет чорыныкылар. Яңарткач, шәп кенә транпорт килеп чыга. Бәлки, кемнеңдер гомерен дә саклап калырга ярдәм итәр, - ди ул.
Марсель Шәмсиев дусты җибәргән техникага рәхмәтен белдереп, фотосын да юллаган. Гуманитар ярдәм җибәрүче һәм аларны алып килүче райондашларына, җитәкчелеккә дә рәхмәтле ул.
Марсель үзе Караборнаш авылыннан. Кильдураз мәктәбен тәмамлагач, Апас аграр көллиятендә техник-механик һөнәрен үзләштергән. Армия сафларында да булган ул, хәрби-һава көчләре гаскәрләрендә хезмәт иткән, югары юридик белеме дә бар. Әмма балачактан техника белән мавыкканга, бар күңеле белән тимер томыр эшен яратканга, һөнәрен дә ул шул юнәлештә сайлаган.
-Марсель әле дә күз алдымда. Җитез, кыю, спорт җанлы егет булып үсте. Барлык ярышларда диярлек катнашып, уңышлар яулап килде. Яшьтән үк техника белән мавыкты, рәсем ясарга яратты. Буш вакыты булдымы - кәгазь битенә машина рәсеме төшерә. Иң яраткан шөгыле дә шул иде. Һәркемгә ярдәмчел, хөрмәт белән караучы укучым буларак истә калды ул. Берүк, исән-сау гына йөрсеннәр. Туган якларга сау-сәламәт килеш әйләнеп кайтырга язсын, - ди класс җитәкчесе Фәния Садыйкова.
Гаиләсе өчен өзелеп торучы үрнәк ир, сөекле әти дә әле ул. Тормыш иптәше Кадрия белән ике кыз үстерәләр. Олы кызлары Мәдинә икенче сыйныфта белем ала. Ә төпчекләре Мәликәгә өч кенә яшь әле. Балалар бакчасына йөри.
-2022нче елда мобилизация кысаларында чакыру алдык. Дулкынлану, курку хисләре биләсә дә, үзе нык торды. Китәм, гаиләм, сабыйларым хакына китәм. Ватаныбыз иминлеген тәэмин итү - төп бурычыбыз, диде. Бик авыр кабул итсәк тә, килештек, нишләтәсең бит, илгә килгән сынаудыр, - ди Кадрия үзе.
Марсель Шәмсиев бүгенге көндә алгы сафларда көрәшә. Дустыннан килгән техника да, кайнар ноктадан чыккач кына үзенә ирешкән. Өч ел эчендә үзен ул кыю, батыр ир-ат итеп танытты. Намуслы хезмәте өчен дәүләт бүләкләренә дә лаек булды. Шул исәптән, “За доблесть”, 2024нче елда Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Суворов медальләре белән бүләкләнде. -Бик борчылып торсак та, үзенә белгертмәскә тырышабыз. Элемтәгә чыкканын зарыгып көтәбез. Дуслары да ташламый үзен. Аеруча Ленарга без бик рәхмәтле. Беренче көннән үк ярдәм итәргә ашкынып тора. Бер үтенечебезне дә кире какмый. Бу юлы мотоцикл җибәрергә булды. Авыр вакытларда ышанычлы дустың булу да мөһим. Барлык егетләргә дә исән сау килеш, шатлыклы хәбәрләр белән генә кайтырга насыйп булсын иде!, - ди тормыш иптәше Кадрия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев