Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Әлмәндәр авылыннан Салават Мөхәммәтшин махсус хәрби операциядә катнашучы үзирекле хәрбиләрнең берсе

Агымдагы елның 14 мартында контракт төзеп, үз теләге белән Ил сагына басты. Ул бүген десант-штурмовик булып хезмәт итә.

(14 августа, «Апастово-информ»)


 

Салават кечкенәдән үзсүзле, кыю йөрәкле, тәвәккәл егет булып үсә. Спортны үз итә, иң яраткан дәресе дә - физкультура була. Футбол, хоккей белән мавыга. Апаска йөреп, ирекле көрәш төре белән шөгыльләнә. Һәрчак алдынгы урыннарны яулый. Борнаш мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, Казанда юридик көллияткә укырга керә. Көндез укуда булса, кичләрен автосервиста слесарь булып эшли. Шулай ук ГБРда (группа быстрого реагирования) хәрби буларак та сынап карый үзен. Ватанны саклау, алгы сафларда ил тынычлыгы өчен көрәшү теләге дә шунда уяна.
-29нчы мартта 20 яшь тулды. 30нчы мартта юлга кузгалды. Безгә алдан хәбәр итмәде. Борчымаска теләгән. Үзе китәргә берничә мәртәбә омтылып караган булган. Барыбер үзенекен итте, барысын да үзе хәл итте. Күңелемә авыр кабул итсәм дә, ризалашырга туры килде. “Мин үз илемнең патриоты. Мин барырга тиеш. Каршы килмәгез”, - диде.
Улым холкы белән кызу канлы булса да, кайнар йөрәкле. Әни җанлы, гаилә җанлы үзе. Элемтәгә сирәк чыга. Шул вакытта да мине, якыннарын кайгырта, күбрәк безнең хәлләр белән кызыксына. Үзе турында берни сөйләми, бернидән зарланмый. Телефон аша гына “Әнием, хәлләрегез ничек, мин сине яратам”, дип язып, күңелемне юата. Исән-сау гына булсын, Аллаһ ташламасын иде баламны, - ди әнисе Фидания.
Салават мәктәптә укыганда да активлыгы, тырышлыгы белән аерылып тора. Иптәшләре, сыныйфташлары арасында да абруе зур була. Укытучыларга һәрвакыт хөрмәт белән карый. Рус теле укытучысы Динә Вилданова да Салават турында бары тик уңай фикердә.
-Тыйнак, йомшак күңелле, тырыш егет. Кушкан эшне һәрчак төгәл үти иде. Спортны үз итте. Ярышлардан призлы урыннар белән кайтты. Җәмәгать эшләрендә дә актив булды. Күңеле һәркемгә ачык аның, шуңа дуслары да күп. Якташым, укучым Салаватка Җиңү яулап, исән-сау килеш, тиз арада әйләнеп кайтуын телим, - ди укытучысы Динә Вильданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев