Апас егетләре махсус хәрби операция зонасыннан рәхмәт юллый
Кормаш авылыннан батыр йөрәкле ул үстергән Мәүлия апа Шиһапова сөенече белән уртаклашты. Аның улы – махсус хәрби операциядә катнашучы Илнар Шиһапов район җитәкчелеге белән очрашкан һәм туган як күчтәнәчләрен алган. Илнар рәхмәтләрен, сәламнәрен җиткереп, видеоязма да әзерләгән.
(25 февраль, “Апастово-информ”).
Кормаш авылының алтын куллы, тынгы белмәс механизаторы Илнар Шиһапов контракт төзеп, үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китте.
Илнар белән кырларда еш очраштык. Җиңнәре һәрчак сызганулы иде аның. Техника серләрен белүе белән дә аерылып торды. Йөк машинасында эшләп, ерак юлларга йөргән егет, 12 елын авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышлады. Соңгы өч елда “Шагабиев” крестьян-фермер хуҗалыгында чәчү һәм урып-җыю эшләренә үзеннән зур өлеш кертте. Бүген ул тынычлык өчен көрәштә.
Без Илнарның туган йортына барып, батыр, кыю ул үстергән Ана Мәүлия апа Шиһапова белән очраштык.
-Тормыш иптәшем Илгиз белән 1 кыз, 1 егет үстердек. Болынбалыкчы мәктәбендә 9 классны тәмамлагач, районның һөнәр училищесына китте. Анда механизатор белгечлеге үзләштерде. Кечкенәдән техникага тартылды, әтисе үрнәгендә тимер-томырны яратты. 6 классны тәмамлауга комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлады. Велосипед, мотоцикл төзәтеп үсте. Трактор, комбайн, машина янында кайнашты. Армия сафларында хезмәт итеп кайтты. Аннан тормыш корып, Яшел Үзән шәһәрендә яшәде. Ерак юлларга йөрде. Соңгы елларда авылга кайтып, комбайнында да эшләде, тракторына да утырды. Белмәгән техикасы юк, - ди Мәүлия апа.
Махсус хәрби операция башлангач, Илнарның да күңелендә хәрби хезмәткә китү теләге уяна. Җәй көне үк килешү төзергә уйласа да, якыннары киңәше белән азрак кичектереп тора. Ләкин соңрак, карарының нык булуын белдерә.
-18 октябрьдә гариза язып кайтты, ике көн эчендә җыенып, китеп тә барды. Каршы килә алмадым. “Бабай да сугышта булган, әти дә хезмәт иткән. Мин дә китәм. Мин бармасам, кем барыр соң?” - диде. Үҗәтлеге бар, намусы кушканчы хәл итте. Сагынам да, горурланам да, борчылам да. Бер минут исемнән чыкмый. Күзләрем яшьләнгән чаклар да бар. Ләкин сабыр булырга тырышам. Балаларымны да сабыр булырга өйрәттем, - ди олы йөрәкле Ана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев