«Апас» якташлар җәмгыяте Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән берлектә Листратовлар гаиләсендә кунакта булды
Күмәк ярдәм белән балалар бүлмәсенә җиһазлар бүләк ителде. Листратовлар гаиләсендә 3 бала үсә. Балаларны әниләре Анастасия ялгызы гына тәрбияли. Әтиләре махсус хәрби операциядә һәлак була.
(16 сентябрь, «Апастово-информ»)
- Сергей тормышта беркайчан да авырлыклардан, сынаулардан курыкмады, югалып калмады. Ул һәрвакытта ярдәм итәргә әзер торды. Без аны мәңге онытмабыз, горурланып яшәрбез, - ди тормыш иптәше Анастасия Листратова.
Листратов Сергей Николаевич Табар Черкене авылында 8 балалы ишле гаиләдә туа. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлый. Армия сафларында янгыннан коткаручы булып хезмәт итә. Кайткач, эчке эшләр бүлегендә эшли. Соңыннан үз эшен булдырып, матур гаилә төзи. Өч сабые дөньяга аваз сала. Гаилә көндәлек мәшәкатьләргә чумып, дөнья көткәндә Сергейга өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакыру килә. Ул полкка медицина взводы отделениесе командиры итеп алына. Хезмәт итү дәверендә бик күп яралы солдатларны коткаруга ирешә. Соңрак Сергейны башка хәрби частькә күчерәләр. Ләкин 2024 елның 20 апрелендә Сергей каты бәрелешләр вакытында батырларча һәлак була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев