Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Апас җирлеге махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең якыннарын хөрмәтләде

Уллары, ирләре Ил иминлеге сагына баскан гаиләләр өчен “Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне” кичәсе оештырылды.

(21 февраль, “Апастово-информ”).

  “Апас җирлегендә 53 гаиләдән ир-егетләребез махсус хәрби операциядә катнаша. Кемнеңдер ире, абыйсы, туганы, ә Ананың баласы. 53 егет арасында 13 батыр райондашыбыз инде арабызда юк. Утка-суга кереп безнең тынычлыкны саклаучы егетләргә мәңгелек дан!” – диде Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.

  Әлеге очрашуны оештыруда Ринат Миначев, Фәнис Галәветдинов, Радик Гәрәев, Азат Сафин, Фәргать Мотыйгуллин ярдәм иткән. Луиза Сафина иганәчеләргә зур рәхмәтен белдерде.

  Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров сабырлык үрнәге булган гаиләләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

  “Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә 224 егет катнаша. Сезнең иң якын кешеләрегез Илебез сагында тора, безнең тынычлыкны саклый. Сез Ватан сакчылары үстергән иң хөрмәтле кешеләр. Барыгызны да район башлыгы исеменнән Ватан сакчылары көне белән тәбрик итәм, рәхмәт сезгә”, - диде ул.

  Якыннарын махсус хәрби операциядә югалткан гаиләләр җитәкчеләр белән берлектә Батырлар мемориал комплексына чәчәкләр салды һәм арадан киткәннәр 1 минутлык тынлык белән искә алынды.

  Һәр гаиләгә күчтәнәч-пакетлар һәм чәчәкләр тапшырылды. Әлеге чара 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватан сакчысы елы уңаеннан узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев