Апас районының Чик сакчылары бердәмлеге егетләре дусларына мотоцикл бүләк иттеләр
Киң күңеле, олы йөрәкле райондашларыбыз махсус хәрби операция зонасына мотоцикл җибәрделәр.
(17 октябрь, “Апастово-информ”).
“Дустым, Апас егете Наил Заһидуллин бүгенге көндә алгы сафларда көрәшә. Кыска вакытлы ялга кайткач, техника кирәклеген белдерде. Ярдәм итәргә тырышырмын дип сүз биргән идем. Аллага шөкер, дустыбызның үтенечен үтәдек. Егетләр белән киңәшләштек тә, бергәләп Минск мотоциклын таптык. Иске генә булса да, ярап куйды. Яңа запас частьлар алдык. Сүтеп, җыеп, яңарткач, шәп кенә техника килеп чыкты. Дустыбызны сөендерүебезгә бик шатбыз”, - ди чик сакчылары бердәмлеге җитәкчесе Альберт Гыйсмәтуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев