Апас урта мәктәбендә Герой партасы ачылды
Апас урта мәктәбендә Ватан Геройлары көне һәм Герой партасы ачылу уңаеннан тантаналы чара узды.
(13 декабрь, “Апастово-информ”).
Махсус хәрби операциядә катнашып, һәлак булган егетләр истәлегенә Герой партасы ачылды. Хәрби бурычларын үтәгәндә батырлык, кыюлык күрсәткән якташларыбыз искә алынды, аларның исемнәре мәңгеләштерелде.
Илнар Әхмәтҗанов, Рөстәм Абдуллин, Ленар Сәлахов, Руслан Исхаков, Руслан Мурсалимов, Ринас Нигъмәтҗанов, Илгизәр Зыятдинов һәм Игорь Кравченко - Ил иминлеге хакына башларын салган батырлар. Тантаналы чарада аларның әти-әниләре, якыннары катнашты.
Егетләрнең исемнәре горур яңгырады, һәр чыгыш аларның батырлыкларына хөрмәт белән сугарылган иде.
“Без илебезне, җиребезне саклаган ир-егетләребезгә мәңгегә бурычлы. Аларның якыннары алдында тирән хөрмәт белән башыбызны иябез. Үсеп килүче яшь буынны да әлеге батырлар үрнәгендә туган иленә, туган җиренә хөрмәт, мәхәббәт белән караучы, иптәшен беркайчан да авыр хәлдә калдырмаучы чын патриотлар итеп тәрбияләргә тырышабыз. Бүгенге чарабыз да батырлык темасына багышланган. Биредә катнашучы һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын иде, - диде тантананы ачып Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зиятдинова.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин үз чыгышында илгә лаеклы уллар тәрбияләгән әти-әниләренә олы рәхмәт хисләрен белдерде. Бүгенге көндә Ватан сагында торучы егетләрнең батырлыкларын билгеләп үтте, районыбыздан чыккан Геройларның исемнәрен атады.
“Бөек Ватан сугышында нацизмга каршы көрәштә районыбыздан 11меңнән артык кеше катнашкан. Бүгенге көндә 300дән артык кеше махсус хәрби операциядә Ил иминлеген саклый. Аларның һәммәсе белән чиксез горурланабыз. Яшь буынга да батырлар үрнәгендә илебезнең чын патриотлары булып үсүләрен телибез, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев “Апас” якташлык җәмгыяте эшчәнлеге хакында чыгыш ясады, батырларның исемнәрен мәңгеләштерү проектын дәвам итәчәкләрен белдерде.
Махсус хәрби операциядә алган яралардан һәлак булган Руслан Мурсалимовның әтисе Габдирашид абый улы турында истәлекләр барлады, яшьләргә киңәшләрен, теләкләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев