Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Апаста батыр егет Рөстәм Абдуллин яшәгән йортка истәлек тактасы куелды

Рөстәм Абдуллин махсус операциягә үз теләге белән китеп, батырларча һәлак булды. (5 сентябрь, “Апастово-информ”).


Районда Казанда эшләп килүче “Апас” якташлык җәмгыяте ярдәме белән махсус хәрби операциядә һәлак булган батыр егетләрнең исемен мәңгеләштерү эше дәвам итә.
Апас бистәсендә махсус хәрби операциядә һәлак булган Рөстәм Абдуллинның йортына истәлек тактасы куелды. Әлеге уңайдан йорт каршысында истәлек чарасы узды. Чарада район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина, районның хәрби комиссариаты белгече Илсур Гатиятуллин, Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зиятдинова, “Яшь армиячеләр” катнашты.
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров яу кырында башларын салган егетләрнең батырлыгы мәңгелек булуын әйтте. Батыр егет Рөстәм Абдуллинның әнисе Зәмирә апага олы сабырлык теләде.
Районның хәрби комиссариаты белгече Илсур Гатиятуллин Апас егетләрен Илнең чын патриотлары дип атады.
Чарада катнашкан һәркем Рөстәмнең курку белмәс, ярдәмчел булуын искә алды. Бертуган абыйсы Руслан да аның турында җылы хатирәләрен яңартып, туган җанлы, олы йөрәкле булуын әйтте.
Рөстәм Абдуллин 2024нче елның кышында үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә. Берничә айдан соң каты яралана. Берникадәр дәвалану узганнан соң, июль аенда кабат яу кырына китә. Кызганыч, 2024нче елның 5 ноябрендә якыннары Рөстәмнең билгесез югалуы хакында кайгылы хәбәр ала. Гаилә ярты ел дәвамында билгесезлек утында яна. Июнь аенда Зәмирә апага улы Рөстәмнең батырларча һәлак булуы хакында иң ачы хәбәрне җиткерәләр.
Рөстәм Абдулинны туган ягына алып кайтып, Апас зиратына җирлиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев