Апаста Батыр егетләрне искә алдылар
Аларның әти-әниләренә, якыннарына Батырлык ордены тапшырылды.
(24 нче сентябрь, “Апастово-информ”).
Район хакимиятенең утырышлар залында тантаналы чара узды. Чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһиров, “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Рәисе Территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Артем Абрамов, район прокуроры, район суды рәисе, район башкарма комитеты хезмәткәрләре, төрле өлкә һәм оешма җитәкчеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, район активы, дин әһелләре, ветераннар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Илебез тынычлыгы өчен башын салган Батыр райондашларыбызның әти-әниләренә, якыннарына һәлак булганнан соң Батырлык ордены һәм “Батырлык өчен” медальләре тапшырылды.
“Бүгенге көндә Батыр егетләребез безнең арабызда юк. Әти-әниләренең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Алар һәрберсе герой, туган ил өчен башларын салган батыр егетләребез даны мәңгелек. Без аларның батырлыгын онытмыйбыз. Әти-әниләренә исәнлек-саулык һәм сабырлык телим”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев