Апаста батыр егетләрне искә алдылар
Апаста Ватан сакчысы елын ябу тантанасы узды. Биредә махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашларыбызның әти-әниләренә орденнар һәм медальләр тапшырылды.
(4 декабрь, “Апастово-информ”).
Район мәдәният йортында Ватан сакчылары елын ябу уңаеннан тантаналы чара узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Айдар Таһиров, Фәнил Баһаветдинов, район башлыгы Айрат Җиһаншин, район Советы, район башкарма комитеты, район хәрби комиссариат вәкилләре, җитәкче белгечләр, массакүләм мәгълүмат чаралары, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре һәм ветераннар катнашты.
Илебез иминлеге өчен башларын салган батыр райондашларыбызның әти-әниләренә, якыннарына һәлак булганнан соң, “Батырлык” ордены, “Кыюлык өчен” һәм “Авдеевканы азат итү өчен” медальләре тапшырылды.
“Ватан сакчысы елы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына туры килде. Әлеге уңайдан районыбызда бик күп төрле патриотик чаралар үткәрелде. Махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм җибәрүдә дә район халкы бердәмлек күрсәтә. Без аларның якыннарын да игътибар үзәгендә тотабыз, һәр гозерләрен тыңлап, булышырга тырышабыз. Бүгенге көндә батыр егетләребез арабызда юк. Тик аларның исемнәре тарих битләрендә, безнең хәтерләрдә мәңге яшәр. Әти-әниләренең тирән кайгысын уртаклашам, сабырлык, исәнлек-саулык телим, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин үзенең чыгышында. Тантанада катнашучы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Айдар Таһиров һәм Фәнил Баһаветдинов та батырларның әти-әниләренә җылы сүзләрен ирештереп, тирән ихтирамнарын белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев