Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Апаста Батыр егетләрне искә алдылар

Чирмешән авылында Илебез бәйсезлеген, иминлеген саклауда башларын салган һәм хәрби бурычларын бүген дә дәвам итүче батыр райондашларыбыз хөрмәтенә патриотик чара узды.

Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Дәүләт гимннары белән башланып китте. Шулай ук батыр райондашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Патриотик чара район башлыгы Айрат Җиһаншинның чыгышы белән башланып китте.

“Хөрмәтле райондашлар, хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаиләләре, әти-әниләре! Әлеге чара Чирмешән егете Ранис Камалиев истәлегенә чаңгы ярышы белән башланган иде. Быел өченче елын без тагын да зурлап, районкүләм итеп уздырырга булдык. Мондый чаралар егетләребез истәлеге дә, яшь буын өчен патриотик тәрбия дә булып тора. Кыю, батыр уллар тәрбияләгән әти-әниләргә олы рәхмәтемне ирештерәм. Аерым һәрберегезгә гуманитар ярдәм әзерләүдә катнашуыгыз өчен дә рәхмәт әйтәсем килә. Һәрвакыт шулай бердәм булыйк!”, - диде район башлыгы.

Әлеге чарада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Апас якташлар”җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев та катнашты.

“Хөрмәтле райондашлар! Шундый тирән мәгънәле чара Чирмешән авылында өченче ел уза. Күреп торасыз быелгысы районкүләм чара белән башланып китте. Биредә батыр егетләребезнең әти-әниләре, тормыш иптәшләре, якыннары, туганнары катнаша. Барыгызга да башыбызны иеп рәхмәтебезне ирештерәбез”, - диде Марат Нуриев.

Махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булган егетләрнең якыннарына “Батырлык” орденнары тапшырылды.

Төбәк Черки авылыннан Александр Аргилевич Петровның “Батырлык” ордены апасы Дарья Федотовага, Олы Бакырчы егете Фирнат Фәрит улы Гайнетдиновның “Батырлык” ордены абыйсы Илдүс Гайнетдиновка, Апастан Рафис Фавзелхак Мөбәрәкшинның “Батырлык” ордены тормыш иптәше Энҗе Мөбәрәкшинага, Апастан Ленар Ринат улы Сәлаховның “Суворов” медале әти-әнисе Ринат һәм Зөлфия Сәлаховларга тапшырылды.

Үтәмеш егете Рәмис Шәяхмәтов II дәрәҗә “Кыюлык өчен” медаленә ия булды.

Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызның якыннарына хәрби уллары, ирләренең тырышлыгын бәяләп гаскәр группировкасы командующие генерал-лейтенант Рамил Ибатуллинның Рәхмәт хатлары Илфат Хөснетдинов һәм Рушан Галиевның тормыш иптәшләренә тапшырылды.

Шундый ук Рәхмәт хатлары махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм кулы сузган иганәчеләргә “Заман” оешмасы җитәкчесе Равил Җәләлиевка, “Опора Плюс” оешмасы коллективына, “КонтактЭнерго” оешмасы коллективына тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев