Апаста “Билгесез солдат” һәйкәленә чәчәкләр салынды
3 декабрь – Билгесез солдат көне уңаеннан Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Батырлар мемориаль комплексында булдылар.
(3 декабрь, “Апастово-информ”).
Билгесез солдат көне - ул Бөек Ватан сугышында һәм хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны искә алу һәм хөрмәтләү көне. Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган бер солдат та онытылырга тиеш түгел. Аларның батырлыклары үлемсез.
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Айдар Таһиров, Фәнил Баһаветдинов һәм район башлыгы Айрат Җиһаншин да Батырларны искә алып, Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев