Апаста Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның исеме горур яңгырады
Батырлык үрнәге булган Апас егетләренең якыннарына дәүләт бүләкләре тапшырылды.
(5 май, “Апастово-информ”).
Россия Федерациясе Президенты Боерыгы белән хәрби бурычын үтәгәндә батырларча башын салган Рөстәм Юсупов, каты яраларыннан вафат булган Марсель Мөхәммәтвәлиев “Батырлык ордены”на, махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалган Рудольф Бикмөхәммәтов “Батырлык өчен” медаленә лаек булдылар. Дәүләт бүләкләрен батыр райондашларыбызның якыннарына район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, ТР хәрби комиссары урынбасары, полковник Эдуард Тимербулатов тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев