Апаста контр-адмирал, хәрби журналист Иван Иванович Золинны искә алдылар
Якташыбыз Иван Золинның тууына 120 ел тулу уңаеннан туган авылы Биештә хәтер чарасы узды.
(25 апрель, “Апастово-информ”).
Иван Иванович Золинны туган авылы Биештә хөрмәт белән искә алалар. Авылдашлар аның турында бик күп истәлекләр барлаган, аның исеме мәңгеләштерелә. Узган ел авыл халкы һәм Сергий атакай Грязнов, авыл старостасы Михаил Иванович Телишев тырышлыгы белән Иван Иванович Золин бюсты ачылды. Быел якташыбызның тууына 120 ел тулу уңаеннан истәлек чарасы оештырылды.
Искә алу чарасы Иван Иванович Золин бюстына чәчәкләр салудан башланды. Биредә җитәкчеләр, депутатлар, хәрби хәрәкәт ветераннары, “Апас” якташлык җәмгыяте әгъзалары белән беррәттән яшь буын – “Яшь армиячеләр” һәм “Алдынгылар хәрәкәте” әгъзалары да катнашты.
Искә алу чарасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов һәм “Ак Банк” идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин катнашты.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин якташыбыз Иван Иванович Золин белән горурлануын әйтте.
“Биеш авылы Иван Иванович Золин кебек батыр уллары белән дан тота. Бу авыл Советлар Союзы Герое Дмитрий Горбуновның да туган җире. Бүгенге көндә алар юлын яшь буын да лаеклы дәвам итә. Биеш авылы егетеләре махсус хәрби операциядә дә сынатмый. Бу авылда Илен өзелеп яратучылар, Җиңүче рухы яши, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Район башлыгы олуг якташыбыз Иван Иванович Золинны мәңгеләштерү өчен зур өлеш керткән, аның турында истәлекләр барлаган авыл халкына – Сергий атакайга, авыл старостасы Михаил Иванович Телишевка олы хөрмәтен белдерде. Шулай ук истәлек чарасын оештыручыларга һәм биредә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев истәлек чарасы ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылуын әйтте.
“Районда һәм Биеш авылында яшәүче һәркем үзенең Геройлары белән чиксез горурланадыр. Истәлекләрдән күренгәнчә, Иван Иванович Золинның тормыш юлы да хәрби вакыйгалардан гына тора диярлек. Ул бик күп хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Бөек Ватан сугышында Җиңү өчен дә зур өлеш керткән. Зур дәрәҗәгә ирешкән. Иван Иванович Золин – Илебез горурлыгы, ватанпәрвәрлек үрнәге”, - диде Марат Нуриев.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Батырлар истәлеген саклау өчен буыннан буынга җиткерелеп килүче тере хәтер булуның мөһимлеген әйтте.
“Иван Золинның язмышы, тормыш юлы көчле рухлы, Илен яратучы халкыбыз үрнәге булып тора. Үз Геройларыбызны хәтерләү – изге бурыч”, - диде Зилә Вәлиева.
Россиянең хәрби диңгез флоты ветераннары вокаль ансамбле һәм “Империал” бию коллективы үзләренең матур чыгышларын тәкъдим иттеләр. Искә алу чарасы тәмамланганнан соң, алар, Биеш мәктәбендә укучылар белән очрашты, Батырлык дәресе уздырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев