Апаста Мурсалимов Руслан Габдерәшит улының исеме мәңгеләштерелде
Украинада махсус хәрби операциядә катнашкан Мурсалимов Руслан Габдерәшит улының әти-әнисе яшәгән йортка мемориаль такта куелды.
(25 апрель, “Апастово-информ”).
Мурсалимов Руслан Габдерәшит улы махсус хәрби операциядә сәламәтлеге какшау сәбәпле, 2023 елның җәендә һәлак булды. Ул әтисе яшәгән төбәккә – Иске Әнәле авылы зиратына җирләнде.
Истәлек тактасын кую һәм ачу чарасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов һәм “Ак Банк” идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, “Апас” якташлар җәмгыяте вәкилләре, хәрби хезмәт ветераннары, “Яшь армиячеләр” һәм “Алдынгылар хәрәкәте” әгъзалары катнашты.
Районда махсус хәрби операциядә һәлак булган батыр егетләрнең исемен мәңгеләштерү эше бара. Казанда эшләп килүче “Апас” якташлык җәмгыяте әлеге эшкә зур өлеш кертә.
“Батырларның исемен мәңгеләштерү, алар яшәгән йортка истәлек такталары кую – “Апас” якташлар җәмгыятенең проекты. Татарстанда беренчеләрдән булып бу проектны башлап җибәрдек. Районда туып-үскән, әти-әниләре безнең районнан булган, батырларча һәлак булган егетләрнең йортларына хәтер такталары куябыз. Эшне җитәкчеләр, җирлек башлыклары, яшь буын белән бергәләп башкарабыз. Бу эш Олы Болгаер, Әлмәндәр, Чирмешән, Табар Черкене, Апас җирлекләрендә инде башкарылды”, - диде Рафис Гаптелганиев.
“Руслан беренчеләрдән булып хәрби хезмәткә китте һәм Ватаныбызга тугрылыклы калды. Аның батырлыгы, намусы алдында баш иябез. Сезгә шундый батыр, кыю егет, Ватан сакчысы, Илебезнең патриотын үстерүегез өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Батырларның исемен мәңгеләштерү эшен башлап җибәрү тәкъдиме белән чыккан “Апас” якташлар җәмгыятенә рәхмәтебезне белдерәбез”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Рәшит Калназарович, Валентина Николаевна улларын гел искә алып торган, аның батырлыгын бәяләгән, исемен мәңгеләштергән һәркемгә олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев